Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
“Бәллүр каләм - Хрустальное перо” XVII конкурсның җиңүчеләре билгеле булды
2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Татарстан Республикасында 1999 елдан бирле 19 майда Матбугат көне үткәрелә. Республика журналистлары арасында “Бәллүр каләм - Хрустальное перо” конкурсы XVII тапкыр уздырыла. Аның нәтиҗәләрен игълан итү һәм бүләкләү тантанасы бүген, ТР Матбугаты көнендә, “Корстон” комплексында үтте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: ”Бүген сезгә рәхмәт әйтә торган көн. Татарстанда барлыгы 7 меңләп журналист бар.
Без сезнең тормышыгызны күреп, белеп, кайчакта тәнкыйтьләп, сезнең белән бер тормыш кичерәбез. 1998 елда без Татарстанның Матбугат көнен билгеләп үтәргә карар кылып бик дөрес эшләгәнбез. Сезнең эшегез бик авыр һәм четрекле. Каләмегез тутыкмасын, карасы бер вакытта да кипмәсен”, - диде үзенең котлавында.
Чарага, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советыннан Рәис урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һ.б. мәртәбәле бик күп кунаклар килгән иде.
“Без узган ел бик зур эш башкардык. XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарын тиешенчә, югары дәрәҗәдә яктырта алдык. Булган максатлар һәм бурычлар хәзер дә шундый ук кала. Халыкка оператив һәм объектив рәвештә мәгълүмат җиткерү, халык һәм хакимият арасында мәгълүмати канал булу − сезнең төп эшегез. Профессиональлегегез өчен рәхмәт сезгә!” - диде “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов каләм ияләренә мөрәҗәгать итеп.
Быелгы “Бәллүр каләм” бәйгесенә 5 меңләп эш тапшырылган. Журналистлар 14 номинациядә иҗади көч сынашты. Аларның эшләренә “Татарстан-Яңа гасыр” ДТРК генераль директоры Илшат Әминов рәислегендәге жюри бәя бирде.
Бүләкләү тантанасы “Мактаулы хезмәте өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләүдән башланып китте. Аны Римма Ратникова һәм Ирек Миңнәхмәтов тапшырды. Күкрәк билгеләре белән В.Имамов, Р. Фәйзуллин һәм Р. Хәлиуллин бүләкләнде.
“ТРның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре атказанган хезмәткәре” исеменә Л. Гатауллина белән Л. Шорина лаек булды.
Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын Л. Агаева, Е. Заһидуллина, А. Латышевка тапшырдылар.
“2013: «Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары» махсус проекты буенча “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы җиңүгә иреште. Бүләкне “Татар-информ” МА генераль директоры Леонид Толчинскийга ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов тапшырды. Шул ук номинациядә “Вестник Универсиады” газетасы да бүләккә лаек булды.
Былтыр Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Конкурсны оештыручылар шул уңайдан әзерләнгән материалларны "Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы" махсус проекты кысаларында бәяләгән. Азнакайның “Маяк” газетасы редакциясе һәм Яр Чаллыда чыгып килүче “Көмеш кыңгырау” газетасы, узган ел нәтиҗәләре буенча, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау темасына иң яхшы материаллар бастырган һәм бу теманы иң күп, тирәнтен яктыртучылар булып табылды.
«Журналистикада исем» номинациясендә Гөлинә Гыймадова («Ватаным Татарстан»), Гөлнара Җәлилова («Шәһри Казан»), Наталия Фролова («Зеленый Дол» матбугат үзәге), Наталия Гарипова («Челнинские известия»), Эльвира Фатыйхова («Акчарлак», «Безнең гәҗит», «Татарстан яшьләре»), Александр Медведев («Республика Татарстан» газетасы) җиңүе булды.
«Татарстанның шәһәр һәм район массакүләм матбугат чаралары» номинациясендә: “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы (Әгерҗе), «Нократ» («Вятка») газетасы (Мамадыш), «Алабуга хәбәрләре хезмәте» редакициясе (Алабуга), «Идел-Идель» журналы (Казан) бүләкләнде.
«Татарстан Республикасында чыгучы корпоратив һәм махсуслашкан массакүләм мәгълүмат чаралары»номинациясендә «Darelfonyn» газетасы (Казан федераль университеты газетасы) җиңүгә иреште.
«Массакүләм матбугат чарасы җитәкчесе» номинациясендә “Сөембикә” журналы баш мөхәррире Ләйсән Юнысова һәм “Ярмарка” нәшриятенең генераль директоры, “Ярмарка”, “Кошелек” газеталары баш мөхәррире Владимир Кожевников (Лениногорск) бүләккә лаек булды.
«Темасы җирле, осталыгы - башкаланыкы» номинациясендә Лилия Седельникова («Знамя труда» газетасы, Әлмәт), Лилия Нургалиева («Хезмәт даны» газетасы, Кукмара), Егор Орлов «РенТВ-Набережные Челны» телеканалы җиңде.
«Иң яхшы медиапроект» дип «Дорога к дому» тапшыруы («Татарстан» ДТРК) һәм «Болгар радиосы»ның «Музыкаль дистә» хит-парады проекты танылды.
“Объектив аша караш» номинациясендә җиңеп чыккан Игорь Романов («Казань» ТРК), Илгиз Вафин («Яңа гасыр» ТРКсе), Гөлсирә Шәрифуллина («Безнең Чирмешән» газетасы) диплом һәм бәллүр каләм сыннары белән бүләкләнде.
Конкурсның «Туган тел» номинациясендә 103 эш эш катнашкан. Әмма бары Фәниз Фәткуллин («Яңа гасыр» ТРКсенең Уфа бүлеге) һәм Нурсилә Фәйзуллина («Можга радиосы»,Удмуртия) җиңүгә ирешә алган.
«Дебют» номинациясендә Сиринә Мөхәммәтҗанова («Авыл офыклары» газетасы, Балык Бистәсе) һәм Артем Шәриповка («Казань» ТРКсе) тиңнәр табылмаган.
Бәйгедә гомерләренең күп өлешен журналистикага багышлаган каләм ияләре дә катнашты. “Һөнәренә тугрылык” номинациясендә Римзил Вәлиев һәм Людмила Пивоварованы (ул мәрхүмә булу сәбәпле, бүләк улы Дмитрий Пивоваровка тапшырылды) бүләкләнде.
Республиканың каләм ияләре арасында үткәрелә торган бәйгенең төп бүләге булган Гран-при күп еллар буе журналистика өлкәсендә хезмәт куйган һәм хәзер “Татмедиа” ААҖның генераль директоры киңәшчесе булып эшләүче Ислам Әхмәтҗановка бирелде. Җиңүче диплом, бәллүр каләм сыныннан тыш, автомобиль белән дә бүләкләнде. “Журналистика ул — күңел халәте һәм экзотик наркотик. Мин шул авыру белән күп еллар авырыйм һәм дәваланырга җыенмыйм да. Татарстан журналистикасына хезмәт иттем, итәм һәм итәчәкмен дә”, - диде җиңү яулаган Ислам әфәнде.
Бәйрәм Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова һәм танылган башка сәнгать осталары, иҗат коллективлары башкаруындагы җыр-биюләр белән үрелеп барды.
“Татар-информ” мәгълүматы буенча.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
гыйнвар, 2026 ел
«Геройлар янәшә» - «Герои рядом» әдәби бәйгесе «Роман» номинациясе белән тулыландырылды
Татарстанда 2026 елда «Геройлар янәшә» - «Герои рядом» ачык әдәби конкурсының форматын киңәйттеләр.
13
гыйнвар, 2026 ел
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы 2027 елда Татарстан Республикасында социаль әһәмияткә ия әсәрләр исемлеге кысаларында бастырырга тәкьдим ителәчәк әсәрләрне кабул итә башлады
Әсәрләр 2026 елның 15нче июленә кадәр кабул ителә.
Сәлимгәрәев: Журналистика - иҗтимагый аңны ныгыту миссиясен дә үти
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан медиа берләшмәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия матбугаты көне белән котлады.
Сәфәров: Мәгълүмат чаралары көн тәртибен генә түгел, иҗтимагый кәефне дә формалаштыра
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Россия матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәевкә котлау телеграммасы юллады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз