“Татар-информ” МА нда - “Полиция - балачак сагында” темасына багышланган пресс-конференциясе

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
ТР буенча ЭЭМның старт алган “Полиция - балачак сагында” акциясенә багышлап, иртәгә, 16 май 14.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе була. 
Аның кысаларында балалар "ышаныч телефоны" эшләячәк, профессиональ психологлар, юристлар һәм педагагоглар консультация бирәчәк. Агентлыкның кунагы - ТР буенча ЭЭМ ның участок полициясе һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекләре эшчәнлеген оештыру бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Лариса Осипова. 
Брифингта гаиләдә балаларны кыерсыту мәсьәләләренә кагылышты фикер алышу көтелә, балаларга карата һәм балалар кылган җинаятьләр статистикасы китереләчәк. 
Конференциягә ММЧ вәкилләре чакырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International