ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры урынбасары Антон Райхштат, ТР Дәүләт рәсем сәнгате музее генераль директоры Розалия Нургалиева, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее генераль директоры Александр Деготьков журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.
Халыкара музейлар көне – ел саен 18 майда үткәрелә торган бәйрәм. Ул 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта уздырылган Халыкара музейлар советының 11 нче генераль конференциясендә гамәлгә куелды.