VIII Халыкара яшьләр “Максат” фестиваленә багышланган пресс-конференция

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
12 май көнне, 14.00 сәгатьтә, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында (Декабристлар урамы, 2-нче йорт, 1 кат) VIII Халыкара яшьләр “Максат” фестиваленә багышланган пресс-конференциясе үтәчәк. 
Пресс-конференциядә катнашалар: 
1. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе аппараты җитәкчесе Миләүшә Рәүхәт кызы Шәрәпова; 
2. ТР МДН яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Азат улы Әхмәтшин; 
3. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Марат улы Гарифуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International