Бүген Казанның Мәскәү районы 20 нче урта мәктәпбенең 8 нчы сыйныф укучылары, “Татмедиа” бинасы янында урнашкан истәлекле урынга - Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаган журналистлар һәм полиграфчылар һәйкәленә чәчәк куйдылар.
Сыйныф җитәкчесе Саимә Шакирова сүзләренә караганда, 9 май алдыннан бу һәйкәлгә чәчәкләр салу укучылар арасында матур традициягә әйләнгән.
“Татар-информ” МА мәгълүматы буенча.