Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар
2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Бүген “Татмедиа” ААҖсы 18 ветеран журналист өчен чәй табыны әзерләде. Чара, Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылды. Ветераннарны котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шәһиәхмәтов һшм аның киңәшчесе Равил Фәйзуллин килгән иде.
“Хөрмәтле ветераннарыбыз! Майда бәйрәмнәр шактый. Бүген, мисал өчен, СССР вакытында без матбугат көнен бәйрәм итә идек. Алда безне тагы бик күп бәйрәмнәр көтә. Сезне шул бәйрәмнәр белән ихлас котлыйм! Сезгә сәламәтлек һәм якты көннәр телим!” - диде Римма Ратникова.
“Бөек Ватан сугышы вакытында да, сугыш тәмамланганнан соң да фронт корреспондентлары, журналистлар Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. Дөрес, фронтта газета чыгарган журналистлар хакында бик сирәк искә алалар. Әмма алар − сугыш барган иң “кайнар” урыннарга беренче булып килеп кергән кешеләр. Бәйрәм белән сезне! Сәламәт булыгыз! Үзебезнең арада сезне күрүебезгә без бик шат. Алга таба да бергә булыйк!” - диде “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шәһиәхмәтов ветераннарны котлап.
Ветераннар исә үзләренең элеккеге каләмдәшләре, хезмәттәшләре белән аралашты, яшьлек елларын искә төшереп хәтер яңартты. “Татарстан” радиосында штаттан тыш хәбәрче булган, “Яшь ленинчы”, “Ялкын” журналларына үзенең мәкаләләрен бастырган Нияз Хакимуллин Җиңү көнен ничек каршы алуы турындда сөйләде. “Мин 15 яшьтән токарь булып эшләдем. Җиңү көнен дә Казанның авиция заводында каршы алдым. Безне төнге сәгать 3 тә бер залга җыйдылар да, бу шатлыклы хәбәрне җиткерделәр. Сугыш чорында безнең завод 11,5 мең самолет чыгарды. Бөек Ватан сугышы вакытында хезмәт куйган өчен мин 4 дәүләт бүләгенә ия булдым. Шуларның иң кадерлесе — “Хөрмәт билгесе” ордены”, - диде ул.
Ветераннар өчен чәй табыны, чәчәкләр, бүләкләр, Бөек Ватан сугышына багышланган видео-роликлар әзерләнгән иде. Шулай ук ветеран журналистлар Бөек Ватан сугышында һәлак булган каләмдәшләре – журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә “Татмедиа” бинасы каршында куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
"Татар-информ" МА мәгълүматы буенча.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
март, 2026 ел
Айдар Сәлимгәрәев: Укучының ышанычын саклап калу өчен яңа медиаихласлык кирәк
Кичә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.
27
февраль, 2026 ел
Җиддәдә Ислам дөньясы илләренең мөмкин булган уртак проектлары турында сөйләштеләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы (UNA) мәгълүмат агентлыклары берлегенең медиа өлкәсендәге профессиональлекләре өчен премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнаштылар.
24
февраль, 2026 ел
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
9
февраль, 2026 ел
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсы башланды
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз