Казанда “Бәллүр каләм” республикакүләм конкурсының комиссия утырышы узды

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда, ТР Журналистлар берлеге бинасында “Бәллүр каләм” республикакүләм конкурсының комиссия утырышы узды. Чара ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова җитәкчелегендә узды.

Римма Ратникова комиссия әгъзаларын сәламләп, узган еллар белән чагыштырганда, бу конкурска кызыксыну артуын билгеләп үтте.

“Конкурс кысалары киңәйде, 1998 елда бу чараны башлаганда, бөтен ММЧ катнашындагы зур конкурс булыр ди көткән идек, - ди искәртте ул. – Беренче елларда искитмәле булды, бөтенесе дә катнашты”.

Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе, хәзер катнашучыларның активлыгы кимеде, дип борчылуын белдерде. “Бәлки күпләр үз бүләкләрен алуга бәйледер, - диде Р.Ратникова – “Татмедиа” ААҖ структурасына кергән журналистлар арасында кызыксыну калды, - бу дөрес түгел”.

Аның сүзләренә караганда, журналистлар өчен башка киң күләмле республика югарылыгында конкурслар юк. “Быел безгә бәйсез ММЧ вәкилләре кушылуы куандыра”, - диде ул. Аннары Римма Ратникова статистика мәгълүматларын китерде. Эшләр 11 номинация буенча кабул ителде, алар арасында иң популяры “Журналистикада исем” номинациясе - 49 заявка, 6 бүләк.

“Аңлашыла ки, һәркемнең үз исемен танытасы килә, - диде ТР Дәүләт Советы урынбасары. – Һәр журналист өчен, аудитория бәясеннән тыш, үз коллективы бәясе дә мөһим”. “ММЧ җитәкчесе” һәм “Медиапроект” кебек номинацияләр һәрвакыт популяр.

Конкурска барлыгы 5 меңгә якын эш ташырылган.

Утырыш тәмамланганда, Р.Ратникова комиссия әгъзаларының тәкъдимнәрен тыңлады. Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе очрашуда алда торган эш күләмен билгеләде, катнашучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Якынча мәгълүматларга караганда, барлык тапшырылган материаллар 10 майга кадәр өйрәнелергә тиеш. Аннары беренче төп утырыш була, анда конкурс номинантлары билгеләнәчәк.

“Татар-информ” МА мәгълүматы буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International