Казанда “Медиавесна” Бөтенроссия форумы үткәрелә

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
24 апрель көнне 200 яшь медиаиндустрия специалистлары Казанда җиелачак. Катнашучылар дүрт төркемгә бүленә: медиаменеджмент, журналистика, маркетинг/PR һәм дизайн. Форум “Сосновый бор” санаторие базасында үтәчәк. Форум Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Оештыручылар—“Россия яшьләр берлеге”, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “ТР Студентлар лигасы” һәм Казан милли тикшеренү технология университеты. 
“Медиавесна” Бөтенроссия форумның пресс-хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International