Татарстан Республикасы инглиз телендәге массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш искә алынган регионнар исәбенә керде

2014 елның 4 апреле, җомга
Гомуми балл регионның искә алыну санын һәм дә уңай мәкальләр өлешен исәпкә ала. 
“Смыслография” аналитик агентлыгы Dow Jones компаниясе белән бергә яңа тикшеренү башкардылар. “Смыслография” агентлыгы белгечләре эшкәрткән методика күләм һәм дә сыйфат анализын эченә ала. 
Татарстан Республикасы рейтингта 7 урында урнашкан. 2012 ел рейтингы белән чагыштырганда, республика дәрәҗәсе 5 пунктка күтәрелгән.
Prokazan.ru интернет-порталы мәгълүматы буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International