Татарстан буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт идарәсе һәм “Студентлар хоккей лигасы” арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануына багышланган пресс-конференция

2014 елның 4 апреле, җомга
7 апрель көнне, 11.00 сәгатьтә, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында (Декабристлар урамы, 2-нче йорт, 1 кат) Татарстан буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт идарәсе һәм “Студентлар хоккей лигасы” арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануына багышланган пресс-конференция үтәчәк. 
Катнашалар: 
1. Борис Александр улы Тетенищев – ТР наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт идарәсе башлыгы урынбасары;
2. Эдуард Илдус улы Гәрәев - ТР наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт идарәсе башлыгы урынбасары; 
3. Марат Әдхәм улы Курмашев – “ТР Студентлар хоккей лигасы” советы рәисе; 
4. Кирилл Виталий улы Голубев – “ТР хоккей федерациясе” директор вазифасын үтәүче; 
5. Николай Николай улы Рыбушкин – ТР Дәүләт Советы депутаты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International