«Справедливая Россия» партиясе рәисе Сергей Миронов катнашында пресс-конференция

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
27 мартта, 14.30 сәгатьтә, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында (Декабристлар урамы, 2-нче йорт, 1 кат) «Справедливая Россия» партиясе рәисе Сергей Миронов катнашында “Татарстан Республикасының яңа сайлау циклында усеш перспективалары” темасына пресс-конференция үтәчәк.
Катнашалар: 
Сергей Михаил улы Миронов – “Справедливая Россия” партиясенең рәисе, РФ Дәүләт думасында “Справедливая Россия” фракциясе җитәкчесе; 
Александр Леонид улы Бурков – VI чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, “Справедливая Россия” партиясе үзәк советы президиумы сәркатибе; 
Рушания Габделәхәт кызы Бильгильдеева – «Справедливая Россия» партиясе региональ бүлегенең рәисе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International