2014 елның 21 мартында 15.00 сәгатьтә Баумана урамында, Шаляпин һәйкәле янында, Нәүрүз бәйрәменә багышланган флеш-моб узачак. Яшьләр Татарстан Ассамблеясы төрле халык биюләре тамашасын күрсәтәчек.
2014 елның 22 мартында 10.00 сәгатьтә Гәлиәскәр Камал тетры алдындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме башланачак. Традиция буенча бу көнне төрки халыклар Нәүрүз бәйрәмен үткәрә.
Белешмәләр өчен тел.: 8-917-264-11-98, Халыклар дуслыгы йортының пресс-службасы, Мира Второва.