«Белергә хакым бар!» наркотикларны кулланмауга өндәгән бөтенреспублика дәресе

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

2014 елның 21 мартында сәгать 13.00 Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә видеоконференция режимында «Белергә хакым бар!» дип исемләнгән наркотикларны кулланмауга өндәгән бөтенреспублика дәресе үткәрә. Чара Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының конференц-залында үтәчәк. Катнашучыларны теркәү – сәгать 12.00.

Катнашалар:

- С.В. Гиниатуллина - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе рәисе урынбасары;

- Э.И. Гараев – Россия Федерациясенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Әлеге чараны яктыртуда катнашырга чакырабыз.

Белешмәләр өчен телефон: 570-31-12 (массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International