Казан православие алкоголизмга каршы җәмгыяте журнал чыгара башлады

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
«Трезвый взгляд» журналының беренче саны чыкты. 
Журнал Казан һәм Татарстан митрополиясе митрополиты Анастасий бәхиллегеннән чыгарылачак. Беренче чыгарыш тиражы 950 нөсхә. Февраль номерында төрле мәкальләр, аракыны ташларга теләгәннәргә Иоанн Кронштадтскийның киңәшләре, Казан “Трезвение” җәмгыятенең барлыкка килүе тарихы бар. Чыгарышта ачык чыгынаклардагы материаллар һәм “Трезвение” җәмгыять әгьзалары язган әсәрләре кулланылган.
МА "Татар-информ" мәгълүматы буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International