Казанда «Свой голос» балалар матбугаты фестивале ачыла

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Казан “Я—казанец” Башлаучы журналистлар лигасы Балалар оешмалары ассоцияциясе белән берлектә иртәгә “Свой голос” балалар матбугаты фестивален уздыра. Рус матбугат журналистикасы кафедрасы мөдире Светлана Шәйхетдинова мәктәп ММЧ вәкилләре белән актуаль мәсәләләр буенча фикер алышачак. 
Фестиваль инде биш ел буена уздырыла. Шул арада фестивальнең укыту программасы аша берничә йөз бала үтте. Күпләре киләчәктә Казан федераль университеты массакуләм коммуникацияләр һәм иҗтимагый фәннәр институтының студентлары булачак. 
МА “Татар-информ” мәгълүматы буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International