Intertat.ru редакциясе яңа бәйге игълан итә

2014 елның 11 марты, сишәмбе

Интернет! Интертат! Мәгълүмат! Яз! Ярату!  Шушы сүзләрне кертеп өч-дүрт куплетлы шигырь язган авторны эзлибез.

Бәйгегә килгән барлык әсәрләр газетабыз битендә урын алачак. Ә иң яхшы дип табылган шигырьләр авторларын, гадәттәгечә, бүләкләр көтә. Беренче урынны яулаучыларга Казан театрларына һәм Милли музейга ике кешелек билет тапшырылачак.

Бәйгенең җиңүчеләре берничә номинациядә билгеләнәчәк:

- Иң креатив шигырь

- Иң лирик шигырь

- Иң кызык шигырь

Күңел дәфтәреңдәге шигырь кыйпылчыкларын саклап ятма! Тот та безгә – intertat.baige@mail.ru адресына җибәр. Бәйге март ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Шунысын да әйтеп узыйк, 1 март көнне Intertat.ru - республиканың беренче татар электрон газетасы чыга башлауга 12 ел тулды. Безнең шигъри бәйге шушы уңайдан уздырыла.

Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!

"Intertat.ru" мәгълүматы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International