Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
«Татар рухы hәм каләм» IV Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы
2014 елның 28 феврале, җомга
2014 елның 27 февралендә 15:30 сәгатьтә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Татар рухы hәм каләм» IV Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Конкурста катнашырга теләп, аның оештыру комитетына 91 гариза тапшырылган булган: БДБ илләреннән, төгәлрәге, Казакъстаннан – 1; Россиянең 8 төбәгеннән – 17; Татарстанның 11 районыннан – 28 һәм Казан шәһәреннән – 45.
Журналистларның иҗади эшләренә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина рәислегендәге мәртәбәле жюри бәяләгән. Жюри әгъзалары: «Татарстан –Яңа гасыр» ААҖ генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, «Болгар радиосы» баш мөхәррире Шәмсия Җиһангирова, «Татмедиа» ААҖнең милли проектлар җитәкчесе Гөлнара Сабирова, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, «Сабантуй» газетасы баш мөхәррире Айдар Гыймадиев, «Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, язучы Марсель Галиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат–аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.
Конкурс номинацияләре буенча бүләкләнүчеләр түбәндәгечә:
«Милли тормышны яктыртучы иң яхшы матбугат»: «Чишмә» тапшыруы (Ульяновск),
«Сөембикә» журналы (Казан),
«Хезмәт даны» газетасы (Кукмара);
«Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту»: Ләйсәнә Садретдинова («ТНВ-Планета» ТВнең «Татарлар» телетапшыруы),
Миләүшә Низаметдинова («Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, Казан),
Рәшит Минһаҗев («Ватаным Татарстан» газетасы, Казан);
«Татар халкына хезмәт итүче эшмәкәрләрнең хезмәтен яктырту»: Лилия Йосыпова («Ирек мәйданы» газетасы, Казан),
Наилә Гыйбадуллина («Болгар радиосының» «Уңыш формуласы» тапшыруы, «Яңа гасыр» ТРК),
Алсу Җиһаншина («Теләчеинформ»);
«Татар халкының тормышын һәм көнкүрешен яктырту»: Эльвира Насыйбуллина («Можга» телетапшыруы, Удмуртия),
Зөлфия Галиуллина («Нурлат» ТРК, Нурлат),
Бибинур Сабирова («Хикмәт» газетасы, Төмән),
Виктория Купцова (Семипалатинск каласы, Казакъстан),
Әгъзам Фәйзрахманов («Мәдәни җомга» газетасы, Казан),
Зөлфирә Мөхәммәдова («Башваткыч» тапшыруы, «Яңа гасыр» ТРК);
«Татар авылларының сакланышын һәм үсешен яктырту»: Фаил Гыймадов («Болгар радиосының» «Туган авылым» тапшыруы, «Яңа гасыр» ТРК),
Рәзимә Кашапова («Зәй офыклары» газетасы);
«Татар милли көрәшен популярлаштыру»: Радик Сабиров («Интертат» электрон газетасы, Казан),
Илшат Гайсаров (Питрәч мәгълүмат үзәге);
«Балалар өчен иң яхшы журналистик материал»: Резеда Нигъмәтуллина («Болгар радиосының» «Сөенче» тапшыруы, «Яңа гасыр» ТРК), «Әллүки» балалар журналы (Башкортстан Республикасы),
Фәнзилә Салихова («Моя Удмуртия» ТКнең «Күңелле кыңгырау» тапшыруы);
«Милли мәгариф мәсьәләләрен иң яхшы яктыртучы»: Дания Гайнетдинова («Татарстан» дәүләт радиосы),
Ләйләгөл Минаева («Әлмәт таңнары» газетасы);
«Татар халкының милли мәсьәләләрен яктыртучы интернет-сәхифә»: Фәрит Гыйбатдинов (Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылы сайты).
Иң мөһиме шул: «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы, хәзерге көндә татар җәмгыятен борчыган мәсьәләләрне ачык әйтеп калу өчен, - зур мөмкинчелек тудыра торган мәйдан, дип белдерә оештыручылар, ә алар – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.
«Татар-информ»
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
март, 2026 ел
Айдар Сәлимгәрәев: Укучының ышанычын саклап калу өчен яңа медиаихласлык кирәк
Кичә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.
27
февраль, 2026 ел
Җиддәдә Ислам дөньясы илләренең мөмкин булган уртак проектлары турында сөйләштеләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы (UNA) мәгълүмат агентлыклары берлегенең медиа өлкәсендәге профессиональлекләре өчен премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнаштылар.
24
февраль, 2026 ел
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
9
февраль, 2026 ел
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсы башланды
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз