Федераль элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 6 яңа ММЧ теркәде.
Бу “Из рук в руки г. Набережные Челны”, “Твоя арена” газеталары, “For you - Для тебя”, “IT Inform (АйТИ Информ)”, “Аэрополис” журналлары һәм “Мрамор не смеется” телепрограммасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.