Бавлы журналисты Татарстан Республикасы Хакимнәр советы дипломы белән бүләкләнгән

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
“Слава труду” газетасының баш мөхәррире Азат Зиннуров “Фемида года” республика бәйгесендә икенче урын алган. Кызыклы суд мәкаләләре авторы буларак, ул 10 мең сум приз алган.
 Казанда “Фемида года” еллык журналистлар бәйгесе йомгакланды. Әлеге бәйге гражданнарны суд һәм хакимнәр эшчәнлеге турында белдерү өчен үткәрелә. Җиңүчеләрне республика хакимнәре киңәшмәсендә бүләкләделәр. Шул чарада ТР Президенты Рөстәм Минниханов та катнашты. Бәйгегә 47 ММЧдан 227 гариза килде. Жюрины «Казанские ведомости” газетасының баш мөхәррире Венера Якупова җитәкләде.
Командировкада булу сәбәпле, Азат Зиннировның бүләген Казанда “Слава труду” газетасының хатлар бүлеге мөхәррире Айгөл Хабипова алды.
"Слава труду" газетасы мәгълүматы буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International