“Татмедиа”ААҖ мәдәният турында рәсемле журнал чыгарачак

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
10 мең тираж белән әлеге басма мартта дөнья күрер дип көтелә.
Журнал "Карл Фукс" дип атала. Төп игътибар репортажларга, публицистикага, хәтта комиксларга биреләчәк. Баш редактор - республикада билгеле мәдәни промоутер Павел Федоровский. Ул Казанда China Town Cafe, Balcony TV Kazan, шулай ук фестивальләр һәм күргәзмәләр оештырган. Журнал айга ике тапкыр чыга һәм югары уку йортларында, яшьләр җыелган урыннарда бушлай таратылачак. 
Проектны "Татмедиа" финанслый. 
«Матбугат.ру” мәгълүматы буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International