"Геройлар янәшә — Герои рядом" әдәби конкурсына Россиянең 10 төбәгеннән 199 гариза кабул ителде

2026 елның 10 августы, дүшәмбе

2025 елның 26 декабрендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан Татарстан китап нәшрияты белән берлектә «Геройлар янәшә» - «Герои рядом» патриотик юнәлешле II ачык әдәби конкурс игълан ителде. Конкурс эшләре 2025 елның 26 декабреннән 2026 елның 1 августына кадәр рус һәм татар телләрендә түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителде: «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы», «Очерк». «Роман» номинациясе буенча гаризалар 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

Бүгенге көндә конкурска барлыгы 199 эш килде, шуларның 15е конкурс нигезләмәсенә туры килмәү сәбәпле, кире кагылды. Рус телендә «Повесть» номинациясендә 10 эш, татар телендә 20 эш кабул ителде, рус телендә «Хикәя» номинациясендә 16 эш, татар телендә – 22 эш кабул ителде, рус телендә «Поэма яки шигырьләр циклы» номинациясендә 40 эш, татар телендә – 28 эш кабул ителде, рус телендә «Очерк» номинациясендә 17 эш, татар телендә – 28 эш кабул ителде.

Хәзерге вакытта конкурс эшләрен модераторлар төркеме тикшерә.

Узган ел белән чагыштырганда конкурска килгән эшләр саны быел 63кә күбрәк (узган ел 136 эш кабул ителгән булган).

Конкурс бөтенроссия мәдәни проект статусын раслады – эшләр Татарстаннан гына түгел, Россия Федерациясе субъектларыннан да килде. Алар арасында: Башкортостан Республикасы, Удмурт Республикасы, Санкт-Петербург шәһәре, Чиләбе, Новосибирск, Ульян, Саратов, Мәскәү һәм Рязань өлкәләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International