Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Коррупциягә журналист карашы” махсус журналистлар конкурсы

2026 елның 14 августы, җомга

         «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен  иң яхшы яктыртуга республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Коррупциягә  журналист карашы» махсус журналистлар конкурсын игълан итә.

          Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек игьтибарын коррупция мәсьәләләренә җәлеп итү.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

«Вакытлы матбугат басмаларында коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе»;

«Коррупциягә каршы иң яхшы телесюжетлар сериясе»;

«Коррупциягә каршы иң яхшы радиосюжетлар сериясе»;

«Интернет басмаларда коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе»;

«Коррупциягә каршы тематиканы Интернетта социаль челтәрләрдә иҗади чагылдыру» (социаль номинация);

«Коррупциягә каршы иң яхшы журналист тикшеренүе» (махсус бүләк).

          Конкурста катнашу өчен гариза һәм конкурс эшләре 2026 елның 5 ноябренә кадәр «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында  (420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре,  Декабристлар урамы, 2, 6 нчы кат, 603 кабинет, кадрлар бүлеге) кабул ителә. Эшләрне җибәргәндә  «Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен  иң яхшы яктыртуга республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Коррупциягә  журналист карашы» махсус журналистлар конкурсына» дип язарга кирәк.

Тел. (843)570-31-10, e-mail: A.Smetanina@tatar.ru.\

НИГЕЗЛӘМӘ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International