Айдар Сәлимгәрәев: Татарстанның Электрон мактау тактасында 47 журналист тәкъдим ителгән

2026 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Электрон мактау тактасында Татарстандагы 47 журналистның исеме урнаштырылган. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бу - бүләкләүнең бик яхшы формасы. Безнең бүгенге көндә тармакта эшләүче 47 кеше Мактау тактасында тәкъдим ителгән. Ләкин эш әле тәмамланмаган, без аны дәвам итәчәкбез һәм күбрәк кешене җәлеп итәчәкбез», – диде Сәлимгәрәев.

Ул шулай ук платформада тәкъдим ителгән журналистларның берсе – Александр Малов турында сөйләде, аңа тиздән 100 яшь тулырга тиеш. Ул журналистикада 70 ел эшләгән.

Узган атнада, 6 августта, Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады. Сәнәгать предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләре, түрәләр һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең фотосурәтләре һәм алар турында кыскача мәгълүмат ресурста бер елга урнаштырыла.

Электрон мактау тактасын быелның 1 маендагы указы белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйды. Инициатива республика халкының һөнәри казанышларын, аларның намуслы хезмәтләрен һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтүне максат итеп куя.

Платформада Татарстанның 4,8 мең предприятиесен тәкъдим итүче 15 меңнән артык хезмәткәр турында мәгълүмат урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International