Массакүләм мәгълүмат чараларында патриотик тәрбия темасын иң яхшы яктыртуга «Россия патриоты» республика конкурсы башланды

2026 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы массакүләм мәгълүмат чараларында патриотик тәрбия темасын иң яхшы яктыртуга багышланган «Россия патриоты» республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлау турында игълан итә.

Конкурсның максаты - массакүләм мәгълүмат чараларында патриотик тәрбия традицияләрен, аның бүгенге актуаль бурычларын һәрьяклап яктыртуны кызыксындыру.

Конкурска телевизион эшләр (телепрограммалар, махсус репортажлар, видеосюжетлар цикллары, документаль фильм);
- басма ММЧда басылган язмалар, интернет басмалардагы язмалар;
- радиоэшләр кабул ителә.

Документлар «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан электрон почта аша (prtatmedia@mail.ru) «Россия патриоты» конкурсына» тамгасы белән 1 октябрьгә кадәр (шул көнне кертеп) кабул ителә.

Конкурска 2025 елның 1 ноябрьдән соң дөнья күргән эшләр кабул ителә.

Тел.: 8(843) 570-31-04.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International