ТАСС генераль директоры Андрей Кондрашов «Татмедиа»да һәм «Татар-информ»да булды

2026 елның 29 июне, дүшәмбе

Бүген ТАСС агентлыгы генераль директоры Андрей Кондрашов «Татмедиа»да булды. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев аны Татарстанның гаммәви мәгълүмат чаралары эшчәнлеге белән таныштырды.

ТАСС агентлыгы җитәкчесе шулай ук «Татар-информ» редакциясендә дә булды. Мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов аңа Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының эш юнәлешләре турында сөйләде.

Очрашуда шулай ук ТАСС агентлыгының стратегия буенча директоры Сергей Кузовников та катнашты.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Андрей Кондрашов белән очрашкан иде. Алар Татарстан Республикасы белән ТАСС агентлыгы арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International