2026 елның 14 маеннан 2026 елның 12 июненә кадәр узган «Алтын каләм – Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә гариза кабул итү тәмамланды. Барлыгы 130 гариза алынды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров бу хакта болай дип белдерде: “Республикабызның барлык районнарыннан яшьләрнең актив катнашуына бик шатбыз. Бу Татарстанда яшь буын арасында журналист һөнәренә кызыксынуның артуын раслый. Сайлап алу турыннан соң онлайн-программага Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Чүпрәле, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Чистай районнарыннан, шулай ук Әлмәт, Яшел Үзән, Казан, Мамадыш, Яр Чаллы, Түбән Кама, Архангельск һәм Мәскәү шәһәрләреннән 114 бала узды. Юнәлешләр буенча экспертлар белән онлайн-укулардан соң катнашучылар программаның киләсе этабына узачак. «Алтын каләм – Золотое перо” фестивале киләчәктә ММЧ өчен кадрлар әзерли торган чын мәктәпкә әверелде».
«Алтын каләм – Золотое перо» фестивале 1995 елдан бирле үткәрелә һәм яшьләрне журналистика нигезләре белән таныштыруны, җәмгыятьтә медианың роле турында күзаллау формалаштыруны, медиаграмоталылыкны арттыруны төп максат итеп куя. Шулай ук фестиваль шәхеснең интеллектуаль, иҗади үсеше һәм яшь журналистларга һөнәри үсеш өчен шартлар тудыра. Быел фестиваль юбилеен билгеләп үтә - ул 30нчы тапкыр үткәреләчәк.
Мондый чаралар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры китереп уздырыла. Фестиваль Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Россия яшьләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика оешмасы, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Татарстан Республикасы югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары белән берлектә оештырыла.