Җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырткан журналист эшләре конкурсы башланды

2026 елның 22 июне, дүшәмбе

Татарстанда «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» журналист эшләре конкурсы башланды. Гаризалар 1нче июльгә кадәр кабул ителә.

Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы хәбәр иткәнчә, конкурс 6 номинация буенча уздырыла.

«Республика басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы мәкаләсе», «Муниципаль басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы мәкаләсе», «Иң яхшы телевизион проект», «Иң яхшы радио - проект», «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы сайты», «Муниципаль берәмлекнең социаль челтәрләрдә иң яхшы сәхифәсе» дигән темалар бар.

Гаризаларны 1нче июльгә кадәр җибәрергә була. Алар электрон рәвештә sovmo.rt@yandex.ru адресына кабул ителә.

Конкурс материаллары әзерләү өчен документлар сылтама буенча тәкъдим ителгән.

Конкурста җиңүчеләргә махсус дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International