«Күпчалымлы Россия» XVII бөтенроссия журналистлар конкурсы башланды

2026 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы (алга таба – Агентлык) «Күпчалымлы Россия» XVII бөтенроссия журналистлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә.

Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларында журналистларның күпмилләтле Россия халыкларының тормышы, мәдәнияте, традицияләре яктыртылган аеруча әһәмиятле һәм талантлы эшләрен ачыклау һәм бүләкләү максатыннан уздырыла.

Конкурс «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында халыкларның мәдәни үсешен, мәдәни мирасын, халыклар һәм диннәр арасындагы татулыкны һәм дуслыкны саклауга һәм җайга салуга, гомумгражданлык бердәмлеген ныгытуга, шулай ук яшь буында төрле халыкларның мәдәниятенә, теленә, традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләүгә булышуны максат итеп куя.

Гаризалар «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының электрон почтасына (mnogolikaya@internet.ru.) кабул ителә.

Конкурс номинацияәре:
«Гран-при» — 500,0 мең сум.
«Телесюжетлар циклы»: 1 урын – 100,0 мең сум; 2 урын – 80,0 мең сум; 3 урын – 50,0 мең сум. «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)»: 1 урын – 100,0 мең сум; 2 урын – 80,0 мең сум; 3 урын – 50,0 мең сум.
«Радиотапшырулар (репортажлар) циклы»: 1 урын – 100,0 мең сум; 2 урын – 80,0 мең сум; 3 урын – 50,0 мең сум.
«Басма мәгълүмат чараларында язмалар циклы»: 1 урын – 100,0 мең сум; 2 2 урын – 80,0 мең сум; 3 урын – 50,0 мең сум.
«Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы»: 1 урын – 100,0 мең сум; 2 урын – 80,0 мең сум; 3 урын – 50,0 мең сум.
«Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр өчен проектлар»: 1 урын – 100,0 мең сум; 2 урын – 80,0 мең сум; 3 урын – 50,0 мең сум.
«Цифрлы медиада мәдәниятара багланышларга багышланган иң яхшы проект»: 1 урын – 100,0 мең сум; 2 урын – 80,0 мең сум; 3 урын – 50,0 мең сум.
«Россия Федерациясе халыкларының традицион рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен иң яхшы яктырту»: 1 урын – 100,0 мең сум; 2 урын – 80,0 мең сум; 3 урын – 50,0 мең сум.
«Фотоэшләр сериясе: Россия халыкларының милли бәйрәмнәре»: 1 урын – 100,0 мең сум; 2 урын – 80,0 мең сум; 3 урын – 50,0 мең сум.
«Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне иң яхшы яктырту»: 1 урын – 100,0 мең сум; 2 урын – 80,0 мең сум; 3 урын – 50,0 мең сум.

Катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International