Мөхәммәтшин: "Подари подписку" акциясе ветераннарны ТРның актив тормышына җәлеп итә

2026 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советында VII чакырылыш республика парламентының 21 нче утырышы кысаларында «Подари подписку» хәйрия акциясе узды. Депутатлар 2026 елның икенче яртыеллыгына республиканың социаль учреждениеләре өчен республика матбугат басмаларына язылу рәсмиләштерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Утырыш башланыр алдыннан ук акциядә Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты. Хәйрия акциясенә шулай ук Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кушылды.

Ул Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарына, «Сөембикә» журналына язылды. "Минемчә, бу бик яхшы традиция. Ветераннар, өлкән яшьтәге кешеләр матбугат аша республикабызның актив тормышында катнаша. Бу газеталар, республика басмаларында чыккан яңалыклар һәм материаллар файдага булсын, татарстанлыларның актив гражданлык позициясен тагын үстерсен», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Депутатлар өчен акция елына ике тапкыр – июньдә һәм ноябрьдә уздырыла. Подписка парламентарийлар шефлык итә торган социаль объектларга рәсмиләштерелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International