«Бәллүр каләм – 2026»: конкурс лауреатлары һәм төп приз – автомобиль иясе

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

Казанда журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге «Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләделәр. Быел бәйге өстәмә номинацияләр һәм яңартылган кагыйдәләр буенча узды.

Быел түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде:

«Журналистикада исем»: Лилия Нургалиева («Хезмәт даны» газетасы), Рамил Гарипов («Яңа Гасыр» ТРК);

«Иң яхшы район редакциясе»: «Лениногорск-информ», «Питрәч-информ»;

«Иң яхшы республика, шәһәр редакциясе»: Татмедиа NEO контент-үзәге, «Интертат» электрон газетасы;

«Ел журналисты»: Елизавета Черкина («Казанские ведомости» газетасы), Алия Хәйретдинова («Яңа Гасыр» ТРК);

«Объектив аша караш»: Фирүзә Вәлиева («Идель-Идел» журналы), Ленар Хәбибуллин («Татарстан» ДТРК);

«Нәтиҗәле матбугат хезмәте»: Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте;

«Иң яхшы блогер»: Марат Әхмәтов;

«Иң яхшы медиаблог»: Гөлгенә Гыйльманова («Ватаным Татарстан» газетасы);

«Туган тел»: Аделия Төхбәтова («Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең Казахстан Республикасындагы корреспондентлык пункты);

«Ел медиапроекты»: «Зов разума» хәйрия фонды коллективы («Сила слова в реальной помощи» проекты);

«Ел медиашәхесе»: Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Махсус номинацияләрдә дә бәллүр каләмнәр тапшырылды. Алар арасында «Иң яхшы график дизайн («Татарстан» ДТРК) номинациясе дә бар.

Бүләкләр Эльмира Гайнетдиновага («Чаллы-ТВ» ТРК) һәм «Болгар радиосы» коллективына тапшырылды.

Республика җитәкчелегеннән төп призга – Lada Vesta автомобиленә «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Резидә Йосыпова ия булды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка Татарстан Рәисе указы белән «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бүләкне Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Моннан тыш, «Татмедиа» АҖ башкарма директоры Нияз Гәрәев «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International