Эфирга «Татарстан Today. Дөньяга ачык" тапшыруының яңа чыгарылышы чыга. Ул республиканың Оман Солтанлыгы белән хезмәттәшлегенә багышлана.
XX гасыр ахырына кадәр Оман ябык дәүләт санала, ләкин хәзер бу илдә күп нәрсә үзгәреш кичерә. Программада солтанлыкның чынбарлыкта нинди булуы, аның Россия һәм, әлбәттә, Татарстан белән багланышларының ничек үсүе турында сүз барачак.
Тапшыруны 25 апрельдә 19.00 сәгатьтә «ТНВ» телеканалында, шулай ук 29 апрельдә 18.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә «Татарстан 24»телеканалында күрергә мөмкин булачак.
Элегрәк республика медиапроекты 2026 елда «Россиянең алтын каләме» бөтенроссия журналистлар премиясе лауреаты булды.