«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне популярлаштыру буенча конкурста катнашуга гаризалар кабул итү игълан ителде.
Гаризалар «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 2026 елның 1 сентябреннән түбәндәге электрон почта адресына кабул ителә: konkurs_tatmedia2024@mail.ru, «Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне популярлаштыру буенча конкурска» тамгасы белән.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
"Социаль челтәрләрдә язылучылар саны 5000 кадәр булган иң яхшы блог» (1 урын – 60 000 сум, 2 урын – 50 000 сум, 3 урын – 43 000 сум)
"Социаль челтәрләрдә язылучылар саны 5000 артык булган иң яхшы блог" (1нче урын – 60 000 сум, 2нче урын – 50 000 сум, 3нче урын – 43 000 сум).