Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны үстерү максатыннан үткәрелә.
Конкурста 2022 елның февралендә башланган Махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан егет-кызларының каһарманлыгын, кыюлыгын, үз-үзләрен аямыйча хезмәт итүләрен яктырткан әдәби әсәрләр катнаша.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 1 августына кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
«Повесть»
«Хикәя»
«Поэма яисә шигырьләр циклы»
«Очерк»
II конкурста рус һәм татар телләрендә яңа «Роман» номинациясе булдырылды. «Роман» номинациясе буенча катнашуга гаризалар 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.
Конкурста җиңүчеләр 2026 елның 9 декабрендә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.
2026 елда конкурсның гомуми приз фонды 6 640 000 сум.
Конкурста «Повесть», «Хикәя», «Поэма яисә шигырьләр циклы» һәм «Очерк» номинацияләрендә җиңүчеләр социаль әһәмиятле әдәбият исемлеге кысаларында 2026 елда, «Роман» номинациясендә җиңүчеләр 2027 елда басылып чыгачак.
Конкурсны уздыру белән беррәттән «Язучылар мәктәбе» махсус белем бирү проекты эшләтеп җибәреләчәк, аның максаты яшь патриотик авторлар белән эшләү: танылган әдәбиятчыларның мастер-класслары һәм лекцияләре аша талантларны эзләүдән һәм үстерүдән алып конкурс эшләрен иҗат итү процессында профессиональ озата баруга кадәр.
Конкурсны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «ТАТМЕДИА» АҖ һәм «Татарстан китап нәшрияты»белән берлектә оештыра.