«Күпчалымлы Россия» бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләр билгеле!

2025 елның 17 октябре, җомга

Казанда илебезнең мәдәни һәм этник күптөрлелеген яктыртуда иң яхшы тәҗрибәләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Күпчалымлы Россия» бөтенроссия журналистлар конкурсына йомгак ясалды. Быел конкурска Россия Федерациясенең 55 төбәгеннән 1249 эш керде. Гадәттәгечә, иң актив катнашучылар Чечен Республикасы, Ростов өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы, шулай ук Татарстан Республикасы вәкилләре булды. Җиңүчеләр рәтенә илнең 20 төбәге вәкилләре керде.

- Ел саен без «Күпчалымлы Россия» бөтенроссия журналистлар конкурсына кызыксыну артуын билгеләп үтәбез, бу илебездә этномәдәни төрлелекне һәм милләтара татулыкны яктыртучы журналистларга ярдәм итү өчен мөһим мәйданчык. Һәр материал, һәр гариза - тарих, язмышлар, алар илебездә һәр
халыкның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә сакчыл карашны күрсәтә, - дип сөйләде җитәкче.

16 нчы тапкыр үткәрелә торган конкурс быел үзенең визуаль кыяфәтен яңартты. Яңа логотип - «Казан» гаилә үзәгенең танылган символы һәм Россия халыкларының зур гаиләсен гәүдәләндерче Чаша булды. Рәсемдә каләм дә барлыкка килде: бу журналистларның үткен «каләм» символы һәм аларның күпмилләтле илдә дуслыкка ярдәм итүгә керткән өлеше. Шунысы мөһим, логотип, традицияләрнең дәвамчанлыгы һәм аларның үсеше күрсәткече буларак, билгеле визуаль образларны саклап калды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2025 елның 23 декабрендә Казанда узачак. Чарада бүгенге Россиядә милли күптөрлелеккә һәм мәдәниятара диалогка багышланган иң яхшы журналистлар эшләре билгеләп үтеләчәк.

Бүләкләү тантанасы кысаларында «Геройлар үз Ватанында. Милли массакүләм мәгълүмат чараларында Ватанны саклаучылар елына багышланган патриотик тематиканы яктырту үзенчәлеге» панель дискуссиясе узачак. Катнашучылар милли массакүләм мәгълүмат чараларында геройлар образларын һәм гомуми патриотик тематиканы яктыртуда аларның шәхси тарихларын чагылдыру буенча фикер алышачак.

Журналистлар тарихлары күпмилләтле аудиториядә игълан ителәчәк геройларны эзләгәндә очраша торган проблемаларга аерым игътибар биреләчәк. Дискуссия нәтиҗәләре буенча милли массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат бирүнең патриотик кыйммәтләрне якты, дөрес һәм шаблоннарсыз яктыртырга мөмкинлек бирә торган яңа форматларын эшләү планлаштырыла.
 

«Телесюжетлар циклы»

I урын - Олизаревич Анастасия Михайловна («ТВоя Тюмень» ТК), Төмән
өлкәсе;
II урын - Махмудова Бирлант Сайд-Усмановна («Грозный» ЧДТРК ДБУ),
Чечен Республикасы;
III урын - Ткаченко Юлия Алексеевна («МИГ» Ноябрьск телевизион
мәгълүмат агентлыгы), ЯНАО.

«Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)»
I урын - Җәләева (Комарова) Эльмира Рәшит кызы («Татарстан ДТРК») Татарстан Республикасы;
II урын - Рәсулова Патимат Мөслим кызы (Г.М. Курбанов исемендәге «Дагыстан» ДБУ ), Дагыстан Республикасы;
III урын - Кириченко Анастасия Викторовна (Муравленко 24 телеканалы),
ЯНАО.

«Радиотапшырулар (репортажлар) циклы»
I урын - Бесланеева Елена Викторовна («КБР-Медиа» ДКУ «Кабардино-Балкария» радиосы), КБР;
II урын - Волкова Виктория Валентиновна («Движения первых» радиосы),Түбән Новгород өлкәсе;
III урын - Панфилова Инна Петровна (ФМ-на Дону радиоканалы), Ростов өлкәсе.

«Басма мәгълүмат чараларында язмалар циклы»
I урын - Тутенко Вероника Николаевна («Курская правда» газетасы), Курск өлкәсе;
II урын - Черепнина Юлия Борисовна («Огни» иҗтимагый-сәяси газетасы), Луганск Халык Республикасы;
III урын - Столичность, Мәскәү;

«Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы»
I урын - «Уваровская жизнь» челтәр басмасы, Тамбов өлкәсе;
II урын - Хәсипҗанова Наилә Солтангәрәй кызы («Буа-информ»), Татарстан Республикасы;
III урын - Бельченко Константин Сергеевич («Социальный Калининград» интернет басмасы), Калининград өлкәсе.

«Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр өчен проектлар»
I урын - «Салават купере» журналы редакциясе ( «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават купере» журналы редакциясе»), Татарстан Республикасы;
II урын - «КАЗАК FM» радиостанциясе, Краснодар крае;
III урын - Швагирь Анна Андреевна («Советская Сибирь»), Новосибирск өлкәсе;

«Цифрлы медиада мәдәниятара багланышларга багышланган иң яхшы проект»
I урын - Серов Роман Дмитриевич (Дом Дружбы народов УР БУ), Удмурт Республикасы;
II урын - Aif.ru, Москва;
III урын - Терлоева Аза Нуритовна, Чечен Республикасы

«Россия Федерациясе халыкларының традицион рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен иң яхшы яктырту»
I урын - Кабулова Ирина Петровна (Төньяк Осетия –Алания Республикасы ДАУ «Национальная телекомпания «Осетия-Ирыстон»), Төньяк Осетия – Алания Республикасы;
II урын - Власова Евгения Александровна (ТРК «Ариг Ус»), Бурятия Республикасы;
III урын - Никифорова Екатерина Николаевна (Тула ДТРК) Тула өлкәсе.

«Фотоэшләр сериясе: Россия халыкларының милли бәйрәмнәре»
I урын - Насыров Алексей Владимирович, Татарстан Республикасы;
II урын - Кряжев Александр Владимирович («Россия сегодня» МИА), Новосибирск өлкәсе;
III урын - Богодвид Ксения Максимовна, Татарстан Республикасы.

«Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне иң яхшы яктырту»
I урын - «Яңа гасыр» ТРК АҖ, Татарстан Республикасы;
II урын - «Вятка» газетасы, Мамадыш районы «Мамадыш-информ» МА, Татарстан Республикасы;
III урын - «ТАТМЕДИА» АҖ «Гаилә һәм мәктәп» филиалы, Татарстан Республикасы.

«Гран-при»
«Яңа гасыр» ТРК АҖ, Татарстан Республикасы («Телепроект (документальный фильм, цикл телепрограмм)» номинациясе)

Җиңүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез һәм бүләкләү тантанасына чакырабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International