Татарстан Республикасында «Бастион» укыту-гамәли курслары тәмамланды

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Мәскәү журналистлар берлеге 2025 елның 2 июненнән 12 июненә кадәр Казан югары танк училищесы базасында (Казан шәһәре) «Бастион» укыту-гамәли курсларының 26нчы агымын уздырды.

Укуларда югары куркыныч зоналарында (террорчылыкка каршы операцияләр, массакүләм тәртипсезлекләр, табигый бәла-казалар һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерү, башка кризис хәлләре) Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Идел буе федераль округларыннан булган федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, ведомстволарның мәгълүмати структураларыннан 60 кеше катнашты.

Татарстан Республикасыннан әлеге курсларда катнашкан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Кирилл Гумиров дәресләрнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм аларны оештырган өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, катнашучылар өчен практик дәресләр аеруча файдалы булды.  

Дәресләр кыр шартларында махсус полигонда реаль кризис ситуацияләрен модельләштереп, хәрби техника кулланып үткәрелде. Курсларны тыңлаучылар алдында ФСБ, НАК, МВД, РФ Оборона министрлыгы, Росгвардия, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, тышкы эшләр министрлыгы белгечләре, хәрби медиклар чыгыш ясады. Мастер-классларны 1 канал, ВГТРК, RT (Russia Today) телеканалларыннан танылган журналистлар үткәрде.

Укулар тәмамлангач, барлык тыңлаучылар да зачетларны уңышлы тапшырдылар һәм курсларны тәмамлау турында сертификат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International