Журналистлар һәм матбугат хезмәте хезмәткәрләре «Бастион» укыту-гамәли курсларына чакырыла

2025 елның 30 мае, җомга

Мәскәү журналистлар берлеге 2025 елның июнендә Казан югары танк  училищесы базасында (Казан шәһәре) узачак «Бастион» укыту-гамәли курсларының 26 нчы агымын оештыра.

Укуга югары куркыныч зоналарда (террорчылыкка каршы операцияләр, массакүләм тәртипсезлекләр, табигый бәла-казалар һәм техноген катастрофалар нәтиҗәләрен бетерү, башка кризис ситуацияләре) эшләүче федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары, ведомстволарның мәгълүмат структуралары хезмәткәрләре чакырыла.

 Дәресләр кыр шартларында махсус полигонда реаль кризис ситуацияләрен модельләштереп, хәрби техника кулланып үткәрелә. Курсларны тыңлаучылар алдында ФСБ, НАК, МВД, РФ Оборона министрлыгы, Росгвардия, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, тышкы эшләр министрлыгы белгечләре, хәрби медиклар чыгыш ясаячак. Мастер-классларны танылган журналистлар алып барачак.

Сездән түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелгән гариза көтәбез: ФИО, эш урыныгыз, вазыйфагыз, эш урыныннан рекомендация хаты, контакт телефоны, шулай ук паспортның беренче битенең күчермәсен (ujmos1990@mail.ru электрон адреска җибәрергә).

 Курсларга килгәч, тыңлаучының үзе белән булырга тиешле әйберләр:

- медицина белешмәсе;

- полигонда практик дәресләр өчен шәхси гигиена чаралары, кием-салым һәм аяк киеме (өчәр комплект).

Укулар тәмамлангач, зачетларны уңышлы тапшырган барлык тыңлаучылар да курсларны тәмамлау турында сертификат алачак. Оештыру мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны 8-495-691-94-52 яки 8-495-695-67-50 телефоннары аша алырга мөмкин.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International