Казанда 9 апрельдән 11 апрельгә кадәр Россия венчур форумы узачак

2025 елның 11 марты, сишәмбе

2025 елгы форумның темасы – «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр пространствосы». Катнашучылар өч көн дәвамында венчур индустриясенең һәм турыдан-туры инвестицияләрнең төп тенденцияләре, шулай ук Россиядә технологик эшкуарлыкны үстерүнең стратегик бурычлары турында фикер алышачак.

Форумны Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Венчурлы инвестицияләр ассоциациясе (РАВИ), Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе һәм «Идея» инновацион технопаркы оештыра.

Форум кысаларында Россиядән 150 стартап тәкъдим ителәчәк. Катнашучыларның сайлап алуда катнашу, әйдәп баручы экспертлар белән питч-сессияләргә әзерләнү һәм индустриаль заказчылар белән пилот программаларына керү мөмкинлеге бар. Инвесторларга бу чара кертемнәр өчен перспектив проектлар табу мөмкинлеге дә булып тора. Төп катнашучылар буларак илнең алдынгы венчур фондлары чакырылган, шул исәптән   "Восход" фонды, "Сколково" фонды, Kama Flow фонды, "Яңа индустрия" фонды, "Месторождение" фонды, "МТС" корпоратив венчур фонды, ХАЙВ венчур фонды һәм башкалар.

Форумның тагын бер әһәмиятле ягы  –  «Венчур җыентыгы-2025», әлеге җыентыкта венчур индустриясен үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-тикшеренү эшләре тупланачак. Мәкаләләр технологик эшкуарлык өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек, фән һәм бизнес хезмәттәшлеге, технологик эшкуарлык өлкәсендә үсеш институтларына ярдәм итү, технологияләр базары трендлары һәм фаразлары һәм башка темаларга багышланачак.

Форум мәйданчыгында шулай ук вакансияләр ярминкәсе оештырыла, бу исә – инновацион компанияләрдә үз карьерасын башларга мөмкинлек эзләүчеләр өчен идеаль платформа. Биредә студентлар актуаль вазыйфалар һәм стажировкалар белән таныша, әйдәп баручы эш бирүчеләр вәкилләре белән турыдан-туры аралаша, карьера ясау мөмкинлекләре турында сораулар бирә алачак.

РВФ-2025 катнашу  стартапларга, инвесторларга, корпорацияләргә, үсеш институтларына һәм университетларга файдалы булыр дип көтелә. Стартаплар – инвестицияләр җәлеп итү һәм потенциаль партнерларга проектлар тәкъдим итү, инвесторлар – перспектив компанияләр табу, ә корпорацияләр һәм университетлар хезмәттәшлекне җайга салу һәм инновацион чишелешләр кертү өчен уңай мөмкинлекләргә тап булыр дип көтелә. Чара стартапларны үстерүгә һәм киңәйтүгә булышучы акселерация һәм пилот программаларында катнашырга ярдәм итәчәк.

Форумда катнашу потенциаль партнерлар һәм инвесторлар белән элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк нетворкинг мөмкинлеге дә бирелә. Финалистлар инвестицияләр җәлеп итү һәм үз эшләнмәләрен Россия инвестиция базарының әйдәп баручы экспертларына күрсәтә алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда бу чарада 4 меңнән артык кеше катнашты, халыкара эшлекле даирәләр вәкилләре белән очрашулар узды. Эш программасына 200дән артык спикер, инвестиция фондларының 100ләп вәкиле һәм 50дән артык стартап-проект кертелгән иде. Форум кысаларында хезмәттәшлек турында 15 килешү имзаланды. Россия венчур форумының тарихы 19 елны үз эченә ала: чара 2005 елдан бирле уздырыла. Бу вакыт эчендә эшлекле программада һәм экспозициядә 2400 компания һәм 700 стартап катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International