Конкурста катнашуга гаризалар 2025 елның 16 ноябренә кадәр кабул ителә.
Конкурста Татарстан Республикасында теркәлгән массакүләм мәгълүмат чаралары, аерым авторлар һәм авторлар коллективлары катнаша ала.
Бәйге өч номинациядә үткәрелә:
«Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше»,
«Галимнәр – Бөек Ватан сугышында катнашучылар»,
«Габдулла Тукай иҗаты».
Һәрбер номинациядә теле- һәм радиосюжетлар, басма матбугатта һәм «Интернет» челтәрендә дөнья күргән язмалар белән катнашырга мөмкин.
Оештыручылар – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.
Конкурс нигезләмәсе белән сылтама аша кереп танышырга мөмкин.