«Фокуста –гаилә» бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Конкурс җиде номинация буенча уздырыла: «Гаилә – бәхетле балачак территориясе», «Кеше һәм граждан тәрбияләү», «Киләчәкне кайгыртып»,  «Нәсел тарихы», «Ярдәм янәшә», «Үзенчәлекле балачак», «Балалар – авыр тормыш хәлендә».

Конкурска федераль, региональ, муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларында, учреждениеләрнең, оешмаларның, иҗтимагый берләшмәләрнең рәсми битләрендә 2024 елның октябреннән 2025 елның августына кадәр чыккан басма мәкаләләр, интернетта чыккан язмалар, телевизион сюжетлар, радио сюжетлары кабул ителә.

13 – 18 яшьлек хәбәрчеләрдән килгән эшләр һәм яңалыклар  махсус номинация кысаларында бәяләнәчәк.

Конкурс эшләрен һәм документларны 2025 елның 22 августына кадәр  v.focuse.detstvo2025@mail.ru. электрон почта адресына җибәрергә кирәк.

Нигезләмә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International