Форум чараларын яктыртуда катнашырга теләгән журналистлар һәм блогерлар рәсми сайтта «Матбугат үзәге» бүлеге аша гариза бирә ала. Аккредитация шартлары һәм кагыйдәләре белән сылтама буенча кереп танышырга мөмкин. Аккредитация бейджлары шәхси кабинетта аккредитация үтү раслангач тапшырылачак.
Мәйданчыкта Медиа-үзәк эшен оештыру планлаштырылган, анда Форумның эшлекле программасында катнашучылар белән матбугат конференцияләре, индивидуаль интервьюлар алу, шулай ук журналистларның эш һәм ял итүе өчен шартлар тудырылачак. Шәхси кабинетта барлык сессияләрне онлайн-трансляцияләү каралган. Форумда ММЧ вәкилләренең катнашуы түләүсез.
KazanForum 2025 елның 13 маеннан 18 маена кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. 2024 елда форумга 746 Россия журналисты һәм 131 чит ил массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле килде. Форум кысасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, «Ислам финанслары һәм инвестицияләре. Тотрыклы үсешкә һәм глобаль партнерлыкка ярдәм итү» AAOIFI беренче халыкара конференциясенең пленар утырышы, «Ислам урбанизация мохите» халыкара симпозиумы, ИХОның сәүдә-сәнәгать палаталары форумы, ИХО илләренең мәдәният министрлары съезды булды. Чараның тулы программасы форумның рәсми сайтына урнаштырылган.
KazanForum 2025 чараларында очрашканга кадәр!