Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм махсус хәрби операция ветераннары өчен программага сайлап алу башланды

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәис Р.Н. Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм махсус хәрби операция ветераннары өчен «Батырлар. Татарстан геройлары» программасын башлап  җибәрде. «Бу  – ил Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогы. Программаның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан җитәкчеләр әзерләү», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сайлап алуда катнашу өчен теркәлү 2025 елның 18 февраленнән 2025 елның 30 мартына кадәр https://batyrlar-rt.ru сайтында мөмкин.

Сайлап алу конкурс нигезендә узачак һәм берничә этапны үз эченә алачак: рәсми сайтта теркәлү, анкета тутыру, эссе язу, тест һәм әңгәмә узу. Сайлап алу процедурасы һәр кандидатка, операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләрне дә кертеп, үзләрен күрсәтү мөмкинлеген бирү өчен оештырыла.

Конкурста махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм махсус хәрби операция ветераннары катнаша ала, аларның һөнәри белеме һәм кешеләр белән идарә итү тәҗрибәсе булырга тиеш.

Кагыйдәләргә туры килүне күзәтеп тору һәм барлык программа процедураларын гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Рәисе күрсәтмәсе белән Иҗтимагый совет төзелде, анда СВО ветераннары ассоциациясе, «Ватанны саклаучылар» фонды, Ватанны саклаучылар гаиләләре комитеты, хәрби хезмәткәрләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, җәмәгатьчелек вәкилләре, волонтерлар, мәдәният эшлеклеләре һәм башкалар керде. Программаның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм махсус хәрби операция ветераннары арасыннан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә үз потенциалын тормышка ашыру мөмкинлеге биреләчәк перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.

Җиңүчеләргә идарә итү потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән махсус белем бирү программасы буенча уку, шәхси остаздан консультацияләр алу, дәүләт һәм муниципаль органнарда стажировка узу, дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә карьера ясау мөмкинлеге бирелә.

Татарстан Республикасында формалашкан подразделение сугышчыларына программа турында республика тарафыннан кирәкле бөтен мәгълүмат бирелә һәм күбесе анда катнашу өчен гариза бирергә әзерләнә инде.

Сайлап алу сроклары һәм этаплары, шулай ук кандидатларга таләпләр турында программа сайтында белергә мөмкин: https://batyrlar-rt.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International