Татарстан һәм Самара матбугат чаралары мәгълүмат алмашу турында килешү имзалады

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

«Татмедиа» АҖ холдингы «Самара өлкә тапшырулар агентлыгы» («СОВА») медиахолдингы белән хезмәттәшлек итү турында меморандум имзалады.

«ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самарада эш сәфәре белән булганнан соң Татарстан һәм Самара гаммәви мәгълүмат чаралары арасында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм үзара мәгълүмат алмашу инициативасы белән чыкты. Шушы хезмәттәшлек кысаларында меморандум имзаланды», - дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Үзара хезмәттәшлек кысаларында «Татмедиа» һәм «СОВА» даими рәвештә видео, телевизион программалар, мәгълүмати хәбәрләр, фотолар һәм аналитик материалларны үз эченә алган рус телендәге мәгълүмати материаллар белән алмашачак.

«Безнең төп эш цифрлы юнәлештә хезмәттәшлек итү буенча алып барылачак, ягъни телевизион яки интернет-тапшырулар әзерләячәкбез, интернет мәгълүмат чаралары һәм басма матбугат проектларында катнашачакбыз», - дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына «СОВА» медиахолдингы директоры вазифаларын башкаручы Олег Гутов.

«СОВА» - Самараның зур медиахолдингы, ул «Губерния» телерадиокомпаниясен, «Волжская коммуна» газетасын, «Кому на Волге» интернет-журналын һәм социаль челтәрләрне берләштерә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-ham-samara-matbugat-caralary-maglumat-almasu-turynda-kilesu-imzalady-5893890

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International