Казанда яңа белем бирү проекты башланды

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Татарстан башкаласында белем бирү буенча яңа федераль проект башланып китте. «Мамы в медиа» исемле проектта катнашу өчен республикадан, Россия һәм Белоруссия төбәкләреннән 450 гариза керде.


«Проектта катнашырга теләүчеләр шактый. Шулай ук оешмалар һәм ведомстволар ягыннан да кызыксыну зур», – диде “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, катнашучылар белән очрашуда.


Хезмәт хакы зур булмаса да, хатын-кызларга гаилә мәшәкатьләре белән бергә алып бару мөмкин булган шөгыль, ул, беренче чиратта, социаль- икътисадый яктан активлык, икенче яктан – җәмгыятькә кулдан килгәнчә файда китерү. Шулай ук әлеге проектның Россиядә беренчеләрдән булып бездә гамәлгә ашырылуы да аның уңышлы булачагына шик тудырмый, чөнки бу тармакта яңа белгечләргә ихтыяҗ бик зур.


Әлеге чара хатын-кызларга бала табу һәм бала карау ялында ярдәм итү максатыннан оештырыла. 450 гариза бирүченең 180е, сайлап алу турын уңышлы үтеп, онлайн укыган, хәзер исә аларны өч семинар көтә.


Проект катнашучыларның стажировкасы белән тәмамланачак: аларга
массакүләм мәгълүмат чараларына һәм республика һәм муниципаль
органнарга эшкә урнашырга ярдәм ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International