Гаризаны 15 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
«Террорчылыкка каршы тору темасын массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктырткан өчен» (1 урын – 35 000 сум);
«Массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тору темасына багышланган иң яхшы аналитик материал» (1 урын – 35 000 сум, 2 урын – 25 000 сум);
«Массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тору темасына багышланган иң яхшы интервью» (1 урын – 35 000 сум, 2 урын – 25 000 сум).
Конкурс эшләрен бәяләгәндә түбәндәге критерийлар исәпкә алына:
- эчтәлекнең Конкурс тематикасын чагылдыруы, аналитика (0-5 балл);
- язмаларның, телерадиосюжетларның һөнәрилек дәрәҗәсе (тамашачылар тарафыннан җиңел кабул ителү, сурәтләү чаралары куллану, Конкурсның максатына һәм бурычларына туры килү) (0-5 балл);
- язмаларның, телерадиосюжетларның Татарстан Республикасы халкы өчен тәрбияви һәм иҗтимагый кыйммәте булу (0-5 балл);
- концепциянең, сценарийның һәм билгеләнгән тематиканы яктыртуның кабатланмаган булуы (0-5 балл).
Һәр конкурс эше буенча баллар суммасы конкурс комиссиясе әгъзалары куйган баллардан чыгып исәпләнә.
Гаризаларны түбәндәге адрес буенча тапшырырга мөмкин:
420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, 608 кабинет., «Террорчылыкка каршы торуны Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс» тамгасы белән китереп тапшыру юлы белән яисә почта хезмәте аша.
Элемтә өчен: Мөхәммәтшина Даната Владимировна - ММЧ бүлеге баш белгече, тел.: 570-31-12 Катнашырга чакырабыз!