Медиахолдинг делегациясе Сочида "Бөтен Россия" заманча журналистика
форумында катнаша.
"ТАТМЕДИА" медиа мәктәбе 2020 елдан бирле эшли, быел ул GetCourse
Россия белем бирү платформасына күчте һәм медиахолдингның һәр
хезмәткәре мобиль кушымта аша аннан файдалана ала. Хәзерге вакытта
кушымтада дүрт төп юнәлеш буенча белем алырга мөмкин:
- веб-яңалыклар эзләү һәм булдыру;
- социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда яңа медиалар алып бару;
- эзләнү системаларында медиа сайтларны үстерү;
- газетаны версткага салу.
Филиаллар хезмәткәрләре үзләре өчен уңайлы вакытта белем ала. Владимир
Соловьев мондый белем бирү платформасын Россия яшь хәбәрчеләре
системасына кертү мөмкинлеге белән кызыксынды.
«ТАТМЕДИА» делегациясе 19 сентябрьдә форум кысаларында РФнең
башка төбәкләреннән килгән коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу чарасы
уздырачак, «Ялкын» журналының 100 еллык юбилеена багышланган
күргәзмәне тәкъдим итү дә көтелә.
Форум ачылу тантанасында «Татмедиа» АҖ директоры Шамил Садыйков
Россия Журналистлар берлеге рәисенә чәк-чәк һәм татар милли бизәге
төшерелгән чынаяклар бүләк итте.
Форум 28 тапкыр уздырыла, анда Россиянең 89 төбәгеннән 1000 делегат
катнаша.