ТНВда виртуаль студия эшли башлады

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Диджитал технологияләр хәзер тормышның барлык өлкәләренә дә үтеп керә. Бүген ТНВ шушы яңа дәвергә аяк басты. Беренче тапшыру - "Татарлар" - виртуаль студиядә төшерелә башлады.

Хәзер зур декорацияләргә алмашка - ай-ти технологияләр һәм ясалма интеллект көче килә. Әлегә мондый мөмкинлек төбәк дәрәҗәсендә эшләүче бер генә телевидениедә дә юк.

Цифрлы трансформация "Цифрлы икътисад"милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. «Цифрлы икътисад» милли проекты икътисадта һәм социаль өлкәдә цифрлы технологияләр кертүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International