Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Коррупциягә журналист карашы» конкурсы игълан ителә

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  буенча республика агентлыгы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Коррупциягә  журналист карашы» махсус журналистлар конкурсын үткәрү турында игълан итә.

Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын коррупция проблемаларына җәлеп итү.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

-  «Вакытлы матбугат басмаларында коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе»;

-  «Коррупциягә каршы иң яхшы телесюжетлар сериясе»;

-  «Коррупциягә каршы иң яхшы радиосюжетлар сериясе»;

  • «Интернет басмаларда коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе».

-  «Коррупциягә каршы иң яхшы журналист тикшеренүе» (махсус бүләк).

- «Интернетта социаль челтәрләрдә коррупциягә каршы көрәш темасын иҗади яктырту» (махсус бүләк).

Конкурста катнашучылардан анкета-гариза һәм конкурс эшләре 2024 елның 8 ноябренә кадәр (шул көнне кертеп) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча агентлыгы (420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2, 6 кат, 604 кабинет, кадрлар бүлеге) «Коррупциягә журналист карашы» республика конкурсына. Тел. (843)570-31-10, e-mail: A.Smetanina@tatar.ru.

Конкурс турындагы нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://tatmedia.tatarstan.ru/cpetsialniy-zhurnalistskiy-konkurs-sredi-7818389.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International