XV Бөтенроссия журналистлар конкурсына эшләр кабул итү 16 сентябрьгә кадәр озайтыла. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла: «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар (репортажлар) циклы», «Басма матбугатта мәкаләләр циклы», «Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы», «Балалар-яшүсмерләр өчен мәгърифәтчелек проектлары».
Конкурста җиңүчеләр алты номинация буенча дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә (Гран-при – 500 мең сум, 1 урын – 100 мең сум, 2 урын – 70 мең сум, 3 урын – 50 мең сум), гомуми приз фонды 1 820 000 сум тәшкил итә.
Узган конкурста Төньяк Осетия-Алания Республикасыннан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Томск өлкәсеннән, Саха (Якутия) Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан, Чуваш Республикасыннан, Мордовия Республикасыннан, Дагыстан Республикасыннан, Карелия Республикасыннан, Чиләбе өлкәсеннән катнашучылар җиңеп чыкты