Казанда милли массакүләм мәгълүмат чараларының Бөтенроссия форумы башланды, аңа илнең 33 төбәгеннән делегатлар килде. Чара ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында сессия белән башланды.
«Бүген хакимият халык белән хезмәттәшлектә массакүләм мәгълүмат чараларыннан, аларның ярдәменнән башка тулы көченә эшли алмый. Әлеге форум 2005 елдан бирле уздырыла. Анда 30дан артык төбәктән эре милли һәм махсус массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм баш мөхәррирләр катнаша. Алар тәҗрибә алмаша, милли сәясәтнең сизгер өлкәсендә журналист осталыгын камилләштерә. Бүген биредә 33 субъект вәкиле бар, бу мондый чараларның кирәклеге турында сөйли», – дип мөрәҗәгать итте парламентарий форумда катнашучыларга.
Форумның пленар сессиясендә берничә спикер чыгыш ясаячак. Аларның күбесе – иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашучы төбәк милли ММЧ җитәкчеләре.
Форум программасында һөнәри осталык буенча семинарлар, кунаклар өчен танышу экскурсияләре, төбәк, өлкә, район махсуслаштырылган һәм милли басмалары, телерадиокомпанияләр, Россия Федерациясе субъектларыннан мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре катнашында пленар утырыш планлаштырылган.
Шулай ук Форум кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның (рус, татар, башкорт, мари, мордва, чуаш һәм удмуртларның) милли киемнәре күргәзмәсе, шул исәптән «Идел буе халыкларының традицион костюмы» проектын тәкъдир итү оештырылачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, форум «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан оештырылды һәм «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.