Биш елдан артык газетабызның баш мөхәррире булган Гөлнара Ильяс кызы Сабирова әлеге вазыйфасыннан китә. Бүген редакция коллективына яңа баш мөхәррирне тәкъдим иттеләр.
Яңа баш мөхәррир белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев таныштырды. “Гөлнара Ильясовна бер редакциядә берсеннән-берсе көчле журналистларны, үз эшенең осталарын җыйды. “Ватаным Татарстан”да ачык йөзле, матур күңелле кешеләр эшли. Монда килүе гел рәхәт. Гөлнара Ильясовнаны җибәрәсебез килмәде, әмма без аның карарын хөрмәт итәбез. Сезнең яңа баш мөхәррирегез Илназ Фазуллин – шулай ук кешеләр белән эшли белә торган бик тәҗрибәле җитәкче”, – диде ул.
“Бу минем шәхси һәм бик тирән карарым”, – диде Гөлнара Сабирова. Ул коллективка һәм яңа баш мөхәрриргә уңышлар теләде. “Авыр булса да, коллективка минем бу карарымны хөрмәт белән кабул иткәннәре өчен рәхмәт. “Ватаным Татарстан”да чын мәгънәсендә бик көчле журналистлар эше. Монда һәркем – үз эшенең остасы һәм, беренче чиратта, шәхес. Һәркем белән уртак тел табарга телим. Әлеге коллектив белән зур үрләргә ирешергә мөмкин. Мин исә үз чиратымда көчемнән килгәннең барысын да эшләдем. Хәзер монда яңа сулыш, яңа этап кирәк. Барыгызга да бик зур рәхмәт!” – диде ул.
Илназ Фазуллин моңа кадәр “Ялкын” журналының баш мөхәррире иде. “Мондый бай тарихлы газетага килеп эләгү – ул ышаныч билгесе. Бик зур рәхмәт сезгә, Айдар Сәитгәрәевич! Гөлнара Ильясовнаның көчле коллектив туплавына бер шигем дә юк. Кеше үзе генә берни дә эшли алмый, шуңа да мин сезгә бик өметләнәм. Шулай бергә-бергә зур үрләргә, яңа дәрәҗәләргә ирешербез дип ышанам”, – диде яңа баш мөхәррир.